Белорет районында 1295нче сайлау участогына “йомшак тавыш бирүче” килгән.
Бирде яшәүче гаилә сайлауларга үзләренең йорт хайванын – мәчеләре Симонны да – алып килгәннәр.
“Ул сайлау комиссиясе әгъзаларының күңелен яулап алды”, – диләр Белорет районы хакимиятендә.
Исегезгә төшерәбез: 6, 7, 8 сентябрьдә республика Башлыгын сайлыйбыз. Моннан тыш, Уфа районында Дәүләт Җыелышы депутатын өстәмә сайлаулар уза. Күп кенә шәһәр һәм районнарда урындагы советларга депутатлар сайлана. Барлыгы 1774 мандат алыштырылачак.
Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк: бүген, иртәгә һәм якшәмбе. Участоклар иртәнге 8.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтә 3302 сайлау участогы үз ишекләрен ачты (аның берсе Мәскәү шәһәрендә).