Уфаның Киров районындагы 142нче сайлау участогына бик үзенчәлекле тавыш бирүчеләр килгән.
Уфалылар тавышын бирергә динозавр костюмнарында килгән. Аларның болай киенүе кешеләрне таң калдырган, елмайткан.
Әмма “динозаврларның” койрыклары тавыш бирү кабинкасына сыймаган. Гомумән, алар бу киемнәрдә кабинага көчкә генә кергәннәр. Ләкин үз тавышларын бирә алганнар.
Исегезгә төшерәбез: 6, 7, 8 сентябрьдә республика Башлыгын сайлыйбыз. Моннан тыш, Уфа районында Дәүләт Җыелышы депутатын өстәмә сайлаулар уза. Күп кенә шәһәр һәм районнарда урындагы советларга депутатлар сайлана. Барлыгы 1774 мандат алыштырылачак.
Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк: бүген, иртәгә һәм якшәмбе. Участоклар иртәнге 8.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтә 3302 сайлау участогы үз ишекләрен ачты (аның берсе Мәскәү шәһәрендә).