Спорт
24 Мая , 11:35

Ике кулсыз Туймазы малае РФ беренчелеге призеры булган

Ике кулсыз Туймазы малае РФ беренчелеге призеры булган

Ике кулсыз Туймазы малае РФ беренчелеге призеры булганИке кулсыз Туймазы малае РФ беренчелеге призеры булган
Ике кулсыз Туймазы малае РФ беренчелеге призеры булган

Туймазы районында яшәүче Илназ Дәүләтов спортчылар арасында җиңел атлетика буенча Русия беренчелегендә медальләр яулаган.

Ярышлар Чабаксарда узды, дип хәбәр итте Туймазы район хакимияте башлыгы Булат Мусин.

14 яшьлек Илназ 100 метрга һәм 200 метрга йөгерүдә –  ll-нче, шулай ук 800 метрга йөгерүдә lll-нче урынны алган.

Спринт һәм урта дистанция бөтенләй икенче төрле әзерлек таләп итә, әмма яшь спортчы бик шәп башкарды, дип билгеләп үткән Булат Мусин.

Исегезгә төшерәбез, Туймазы районының Балтай авылында яшәүче Илназ Дәүләтов өчен 2021 елның 7 июле фаҗигале була. Балалар футбол уйнаганда туп трансформатор калканы эченә эләгә. Илназ аны алырга кереп, бик көчле токка сугыла. Бала ике кулсыз кала. Аңа күп авырлыклар аша үтәргә туры килә: катлаулы операцияләр, адаптация... Ләкин малай барысына да түзә, аңа көчле булырга гаиләсе, шулай ук битараф булмаган кешеләр ярдәм итә.

Илназ Дәүләтов турында язмалар-  МОНДА

Ярышларда катнашуы турында да ЯЗГАН идек. 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас