Егетебез сокланырлык рухи көчкә ия.
Көчле ток сугу сәбәпле ике кулын да югалткан 14 яшьлек Илназ Дәүләтовның яңа тарту протезлары барлыкка килгән. Бу хакта “Башинформ”га Илназның әнисе Зөлфия Дәүләтова хәбәр иткән. Алар ярдәмендә яшүсмер мускулларын эшләтәчәк һәм күнекмәләр ясаячак. Яңа протезларны сатып алуда битараф булмаган кешеләр ярдәм иткән – узган ел акча җыю игълан ителгә булган, кирәкле сумманы 20 көн эчендә җыелган. Гаилә авыр чорда ярдәм кулы сузган һәркемгә бик рәхмәтле.
"Ниһаять, бүген мин үземнең тарту протезларымны алдым. Аларны сатып алу өчен кирәкле сумманы җыярга ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Барыгызны да яратам, барыгызны да кочакладым, Илназыгыз", - ди яшүсмер.
Косметик протезлар узган ел ахырында алынган. Алар куллар юклыгын яшереп тора. Тарту протезлары-мускуллар өчен тренажерлар.
2021 елның 7 июлендә Туймазы районының Балтай авылында Илназ белән булган фаҗигале вакыйга хәтерегездәдер. Балалар футбол уйнаганда, бер мизгелдә туп трансформатор мәйданына керә. Илназ аны алырга кергәч, токка сугыла. Кызганычка каршы, егетебезнең кулларын саклап калып булмый.
Егетебезгә күп нәрсә аша, катлаулы операцияләр, адаптация аша үтәргә туры килә. Илназ Дәүләтов «Башинформ» ның «Бәхет — ул бергә» проектының герое булды. Илназ үзенең тормышы, мавыгулары һәм планнары турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка узган елның ноябрендә Туймазыда аларның гаиләсендә кунакта булганда сөйләде. Республика башлыгы белән сөйләшүдә яшүсмер киләчәктә блокчейн технологияләре нигезендә хәйрия фонды төзергә хыяллануы турында сөйләде, анда медицина ярдәменә мохтаҗ һәр бала үзенә тиешле ярдәм ала алыр.