

Бу көннәрдә, 2-4 июльдә, Уфада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланганнар арасында җиңел атлетика буенча бөтенрусия ярышлары уза. Ярышларда илнең 24 төбәгеннән 8дән 17 яшькә кадәрге 60тан артык спортчы катнаша.
Алар арасында Туймазы районыннан ике кулын да югалткан Илназ Дәүләтов тә бар. Ул әлеге ярышларда алтын медаль яулаган!
“Уфада терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында җиңел атлетика буенча ярышлар башланды. Беренче нәтиҗәләр бар. Туймазы районыннан Илназ Дәүләтов бар Русияне гаҗәпләндерде. Ул 400 метрга йөгерүдә җиңүче булды”, – дип хәбәр итте республиканың Адаптив спорт үзәге директоры Айрат Даутов.
Исегезгә төшерәбез: 2021 елның 7 июлендә Илназның куллары көчле электр тогына эләкте. Малайлар белән уйнаганда туп трансформатор будкасына тәгәри. Илназ аны алырга үрелә. Нәтиҗәдә, балалар күз алдында ул көчле ток разряды ала. Илназның кул чуклары янып чыга... Табиблар аларны коткарып кала алмыйлар. Илназга бик күп сынаулар кичерергә туры килә. Кулларны кул чугыннан иңбашка кадәр ампутацияләү һәм боттан тире күчереп утырту буенча алты катлаулы операция үткәрә. Әмма Илназ үзен чын егет итеп күрсәтте, бар авырлыкларны да лаеклы үткәрде. Аңа гаиләсе, шулай ук Русиядән генә түгел, дөньяның башка илләреннән дә битараф булмаган кешеләр ярдәм итте.
Бүген инде Илназ үзенең җиңүләре белән кешеләрне таң калдыра. Афәрин, Илназ! Киләчәктә дә җиңүләрен күп булсын.