

Миякә районында яшәүче укучы белән булган хәл турында язган идек.
10 июнь көнне имтихан вакытында аның ноутбугы эшләми башлаган – укытучылар тиз арада аның гаджетын алмаштырып биргән. Ул тыныч кына биремнәрне башкарган. Әмма ике атна үтүгә аның нибары беренче ватык ноутбукта башкарган биреме өчен баллар язылганлыгы ачыклана.
Хәлне ачыклый башлагач, техник белгечләрнең файлларны йөкләгәндә инструкцияне бозулары билгеле була. Яңадан тикшергәч, чыгарылыш укучысына гадел баллар раслаганнар (баллар саны хәбәр ителми).
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.