

Миякә районында яшәүче чыгарылыш укучысының информатикадан БДИ тапшырганда ноутбугы ватылган - нәтиҗәдә ул ноль баллга ия булган.
Малай имтиханны 10 июньдә тапшырган. Беренче биремне үтәгәч, ноутбугына нидер юулган - укытучылар аңа икенчене китереп биргән. Бу ноутбукта ул барлык биремнәрне үтәгән дә, тыныч күңел белән кайтып киткән. Ике атнадан соң БДИ тапшыруда аңа беренче ноутбукта үтәгән биремнәр санын гына исәпләүләре ачыкланган.
Ата-аналар сүзләренчә, мәктәптән Мәгълүматны эшкәртү төбәк үзәгенә ике бланкны да җибәргәннәр, әмма икенче бланк нишләптер юлда юкка чыккан. Мәктәп директоры бу уңайдан нинди дә булса комментарийлар бирүдән баш тарткан.
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.