Без бу хакта кичә язып чыктык. БДИның беренче биремен үтәгәндә чыгарылыш укучысының ноутбугы "глючить" итә башлаган. Оештыручылар компьютерны алмаштырган, имтихан тапшыручы эшен резерв гаджетта тәмамлаган. Әмма тестлар нәтиҗәләре беренче дә, икенче дә ноутбуктан Мәгълүматны эшкәртү төбәк үзәгенә җибәрелмәгән.
Мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин бу мәсьәләне контрольгә алуын һәм тикшерү оештырылуын белдергән. "Бу хәлне анализлагач, информатика буенча имтихан үткәрү пунктында төзек булмаган ноутбукны алмаштырулары, әмма укучы башкарган эшнең йөкләнмәве ачыкланды. Имтихан эше югалмаган. Әле без эшкәртү һәм тикшерү үткәрәбез, аннары кыска срокларда имтихан эше һәм алынган нәтиҗә (баллар) укучының шәхси кабинетында урнаштырылачак", - дип язган Илдар Мәүлетбирдин үзенең социаль челтәрләрендә.
Хәвефсез интернет лигасы директоры Екатерина Мизулина үзенең Телеграм-каналында югарыда язылган укучының борчулы әти-әнисеннән хәбәр алуын язып чыкты. Мизулина сүзләренчә, мәктәптә резерв ноутбуктан җавапларның күчермәсе бар, бу хакта аңа укытучылар белдергән. Ул гаиләгә бу проблеманы хәл итәргә булышу йөзеннән Рособрнадзорга мөрәҗәгать иткән.
Чыганак: bashinform.ru