Хәвеф-хәтәр
12 Ноября 2025, 10:08

Югалган Усольцевлар гаиләсе автомобилендә 300 мең сум тапканнар

Моннан бер ай элек Красноярск өлкәсендә серле рәвештә югалган Усольцевлар гаиләсе автомобилендә 300 мең сум тапканнар.

Югалган Усольцевлар гаиләсе автомобилендә 300 мең сум тапканнарЮгалган Усольцевлар гаиләсе автомобилендә 300 мең сум тапканнар
Югалган Усольцевлар гаиләсе автомобилендә 300 мең сум тапканнар

SHOT мәгълүматы буенча, юкка чыккан гаилә хакында  бернинди мәгүлүмат тә юк. Аларны эзләү көн саен диярлек алып барыла – бу һава шартларына бәйле.

Машинадазур суммада акча табу гаилә башлыгының акчаны еш кына машинада саклавы белән аңлатыла. Бу хакта якыннары сөйли.

Усольцевлар гаиләсе биш яшьлек кызы белән 28 сентябрьдә Красноярск өлкәсендә тайгада эзсез югалды. Анда алар Skoda көмеш кроссоверында килгәннәр. Шуннан бирле бик күп версияләр каралды.  Усольцевларның юлда  адашып, туңып үлгәннәр, диючеләр бар.  Шулай ук алар сазлыкка батарга мөмкин, яки гаиләгә аю ташланган, диләр.

Бу хакта чыккан материаллар:

Бу гаиләне һаман табалмыйлар: аларга аюлар һөҗүм иткән?

Тайгада хәбәрсез югалган Усольцевларның улы "Пусть говорят"ка килгән

Усольцевлар гаиләсе югалу урыныннан 10 км ераклыкта тагын бер ир-ат югалган

Тайгада югалган Усольцевлар турында яңа хәбәр бар

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас