Хәвеф-хәтәр
6 Октября 2025, 06:38

Бу гаиләне һаман табалмыйлар: аларга аюлар һөҗүм иткән?

Красноярск өлкәсендә  югалган гаиләне эзләү урынында ике аюны тапканнар.

Бу гаиләне һаман табалмыйлар: аларга аюлар һөҗүм иткән?Бу гаиләне һаман табалмыйлар: аларга аюлар һөҗүм иткән?
Бу гаиләне һаман табалмыйлар: аларга аюлар һөҗүм иткән?

Элегрәк SHOT эзләүчеләрнең бер версиясе – Усольцевларга кыргый җәнлекләр һөҗүм итә алуы турында язган иде. Красноярск өлкәсендә  эзсез югалган гаилә төнгә Минск элмәгендәге тайгадагы мунчалы өйдә тукталырга тиеш булган. Алар монда  барып җитәргә өлгергәнмебилгесез.

Биш яшьлек кызлары Аринаны тәүдә әбиләрендә калдырырга теләгәннәр, ләкин барыбер үзләре белән алырга булганнар. Хәзерге вакытта походка киткән гаилә язмышы билгесез.

Югалганнарны эзләүче кешеләр төркеме 200 кешегә кадәр арттырылды. Урман һәм тау массивларында эзләү белән Русиянең төрле төбәкләреннән — Новосибирск, Кемерово, Томск һәм Омскидан коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, полиция һәм волонтерлар шөгыльләнә.

Чыганак: SHOT телеграм каналы 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас