

Бер ай элек Красноярск краенда тайгада югалган гаиләнең улы Даниил Баталов сәер күрсәтмәләр белән чыгыш ясаган. Бу хакта “Царьград” телеканалы язып чыккан.
Телеканал Ирина Усольцеваның улы белән кызыксынган. Чөнки ул үги әтисенең социаль челтәрендәге сәхифәсе турында буталчык хәбәрләр җиткергән.
Блогер Александр Андрюшенков ачыклавынча, югалган Усольцевның интернет-сәхифәсе 3 октябрьдә, гаилә югалып бер атна узгач, онлайн булган.
Моңа җавап итеп Баталов башта югалган Усольцевның аккаунтына кемдер шалтыраткан, дип белдергән. Күпмедер вакыттан соң ул бу моментны үги әтиемә үзем шалтыраттым дип аңлаткан.
Шулай ук югалган гаилә эшендә тагын бер сәер момент билгеле булган. Шул ук “Царьград” язуынча, Усольцевларның фатирында блокнот тапканнар. Анда көтелмәгән язулар булган, шул исәптә: “Китәр өчен кайтырга кирәк” – дигән фраза да булган.
Катлаулы һава шартларына карамастан, Усольцевларны эзләүләр дәвам итә. Моңа кадәр хокук саклау органнары югалган гаилә йортында тентү үткәргәнен хәбәр итте. Барлык кыйммәтле әйберләр дә үз урынында булган, Усольцевларның каядыр җыенуын күрсәтүче эзләр табылмаган. Паспортлары машинада табылган.
28 сентябрьдә Красноярск краенда бу гаилә, биш яшьлек кызларын ияртеп, Кутурчинское Белогорье тау сыртына бер көнлек походка киткән иде. Шул вакыттан алып Усольцевлар эзсез югалды.
Чыганак: lenta.ru