Хәвеф-хәтәр
19 июнь 2025, 20:32

Уфада тагын җир убылган

Атлап барганда шунда төшеп китсәң?!

Mash Batash Телеграм-каналы.Mash Batash Телеграм-каналы.
Фото:Mash Batash Телеграм-каналы. 

Шушы көннәрдәге койма яңгырлардан соң башкаланың Зелёная роща  бистәсендәге Софья Перовская урамында җир убыла башлаган. Җирле халык сөйләвенчә, тишек күптән түгел хасил булган һәм ул зурайганнан-зурая. Әмма аны берничек тә билгеләмәгәннәр: махсус тасма белән дә уратып алмаганнар,  берәр койма яисә билге дә юк.

Уфада җир убылу очраклары әледән-әле теркәлеп тора. Мәсәлән, быел язын Черниковка бистәсендә  җиңел машинаны җир йоткан иде

Июнь башында тагын бер шундый очрак теркәлде. Анысы да Зелёная роща бистәсендә...

Чыганак: Mash Batash Телеграм каналы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас