

“Машинамны җир йотмасын” дип телисезме...
Уфада тагын бер урында җир убылган. Бу юлы мондый күңелсез хәл Бессонов урамында килеп чыккан. Җир убылу нәтиҗәсендә, парковкага туктаган «Киа» автомобиле дә асфальт белән бергә төшеп киткән.
Гражданнар яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, беркем дә зыян күрмәгән. Машинаны җир астыннан алганнар. Аңа күпме дә күпме зыян килми булмас, әмма ул хакта хәбәр ителми. Бу борчулы хәл су белән тәэмин итү челтәрләрендә су агып чыгу сәбәпле килеп чыккан, диләр. Кем гаепле, кем карамаган, нигә су агып яткан? Мондый хәлләр дәвам итсә, зуррак бәлаләр килеп чыкмас дип буламы? Юлларда имин йөрүне теләү генә аз икән, машинамны җир йотмасын дип тә теләргә кирәк, ахрысы
Март аенда Уфада Амантай урамы янындагы тау битендә җир убылган иде.