Хәвеф-хәтәр
20 Май 2025, 06:29

Башкортстанда аю һөҗүм иткән ир үлгән

Бик кызганыч...

Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.
Фото:Айрат Рахматуллинның Телеграм-каналыннан.

Белорет үзәк район дәваханәсендә  аю һөҗүменә дучар 70 яшьлек ир-ат вафат булган. Сәламәтлек саклау министрлыгында бу мәгълүматны раслаганнар.  

Исегезгә төшерәбез, фаҗигале очрак Әбҗәлил районында 4 май көнне теркәлде. Шәрип авылыннан урманга каен гөмбәсе җыярга  килгән 70 яшьлек абзыйга аю һөҗүм иткән. Коточкыч җәрәхәтләр һәм күпсанлы сынулар белән авыр хәлдәге ирне Белорет үзәк район хастаханәсенә алып килгәннәр.

Ике атна дәвамында табиблар аның гомере өчен көрәшкән. Медиклар берничә  катлаулы операция ясаган, операцияләрнең берсе 6 сәгать дәвам иткән, тик,  кызганычка каршы, ир-атны коткара алмаганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас