

Аю һөҗүменнән соң коточкыч нык җәрәхәтләнгән ир-атка 6 сәгатьтән артык операция ясаганнар. Исегезгә төшерәбез, кичә Әбҗәлил районының Шәрип авылында яшәүче 70 яшьлек ир-атка аю ташланган. Бу хакта без язып чыктык.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин сүзләренчә, пенсионер ир-атны Белорет үзәк район хастаханәсенә бик авыр хәлдә күпсанлы сынулар һәм башка җәрәхәтләр белән китергәннәр. Хирурглар аңа алты сәгатьтән артык операция ясаганнар.
"Ир-ат үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппараты астында ята, ул бик авыр хәлдә. Табиблар аның гомере өчен көрәшне дәвам итә”, — дип язган министр үзенең социаль челтәрләрендә.
Чыганак: bashinform.ru