Хәвеф-хәтәр
4 Май 2025, 06:59

Башкортстанда аю кешегә һөҗүм иткән

Әстәгъфирулла!

Башкортстанда аю кешегә һөҗүм иткәнБашкортстанда аю кешегә һөҗүм иткән
Башкортстанда аю кешегә һөҗүм иткән

Әбҗәлил районының Шәрип авылы янында,  республиканың Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясенә беркетелгән ау территориясендә кешегә аю һөҗүм иткән. Бу авыл Белорет районы белән чик янында таулы-урманлы җирлектә урнашкан, дип белдерәләр төбәкнең Экология миинстрлыгында.

 Экология министрлыгының дәүләт инспекторы Илнур Солтанов бу хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен оператив рәвештә вакыйга урынына килеп җиткән. Зыян күрүчене хастаханәгә алып киткәннәр.

БРның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы кыргый хайваннар белән очрашу нәкъ менә алар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәү аркасында фаҗигагә әйләнергә мөмкин, дип искәртә. Хайваннарның күпчелек һөҗүмнәрен кеше үзе котырта.

Хәрәкәт иткәндә, җәнлекне вакытында күреп алу һәм күзәтеп тору өчен, куе куаклыклардан качарга, андый урыннарда йөрмәскә  кирәк.

Әгәр дә сез аюны, бигрәк тә аю баласын күрсәгез, аңа якын килергә ярамый (шулай ук фото-һәм видео төшерергә, ашатырга), чөнки янәшәдә инә  аю булырга мөмкин.

Аю белән визуаль контакт очрагында аңардан качарга ярамый, чөнки бу аның эзәрлекләү инстинктын уятырга мөмкин, очрашу урыныннан аюга арт белән борылмыйча гына китәргә кирәк.

Әгәр дә сез ерткычларның торак пунктларга чыгуына шаһит булсагыз, кичекмәстән БР Экология министрлыгының оператив дежур телефоны буенча +7(347) 218-04-30, шулай ук 112 шалтыратыгыз.

Чыганак: bashinform.ru

Фото: БРның Экология министрлыгыннан.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас