Җинаять һәм җәза
5 Ноября 2025, 09:13

Кызының диванда яшерелгән мәете белән бер атна яшәгән

Хәсрәт-ана гаебен танымый.

Ясалма интеллект.Ясалма интеллект.
Фото:Ясалма интеллект.

Чиләбедә 5 яшьлек кызын үтерүдә шикләнелүче ана диванда яшерелгән мәет белән ким дигәндә бер атна яшәгән. Бу хакта RT басмасы, хокук саклау органнарындагы үз чыганагына таянып, хәбәр итә. Учалыда туып-үскән хатын үз гаебен кире кагуны дәвам итә, диелә. Вакыт-вакыт ул истерикага бирелә, баласы үлеме сәбәпле ул еш елый, әмма үтерүдә башка гаепле булырга ихтимал кешеләргә күрсәтми.

Кызчыкның гәүдәсен кара целлофан пакетка төргәннәр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фатирда башка кан эзләре тапмаган. Суд-медицина экспертлары баланы гәүдәсен тапкан моменттан алып 10 көн элек үтергәннәр дигән нәтиҗәгә килгән. Фаҗиганең төгәл картинасы әлегә юк.

Хәсрәт-ананы Учалыда лаякыл исерек килеш тоткарлаганнар. Учалыдан Чиләбегә ул баласы белән бер ай чамасы элек килгән. Имеш, ул муеннан бурычка баткан булган. Чиләбегә массаж һәм маникюр ярдәмендә акча эшләр өчен килгән. Мәрхүмә кыз баланың әтисен дә тапканнар. Аңа бу коточкыч хәл турында хәбәр иткәннәр, әмма ата кеше баласы үлеменә карата битараф, ди. 

Чыганак: bashinform.ru

Бу темага түбәндәге язмалар дөнья күрде:

Арендага алынган фатирдагы диван эчендә 5 яшьлек кызның үле гәүдәсен тапканнар

5 яшьлек кызын үтерүдә шикләнелгән хатын-кызны кулга алганнар

Баласын үтерүдә шикләнелгән хатынның якын туганнары булмаган

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас