Атна башында интернет челтәрендә коточкыч хәбәр таралды: Чиләбе шәһәренең төньяк-көнбатышында бер фатирда биш яшьлек кыз бала мәете табылган. Сабыйның тәнендә чәнчелгән-киселгән яралар булган, үлеменнән соң ул берничә көн диван тартмасында яткан, дип язып чыктылар Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә.
“Тикшерү мәгълүматлары буенча, 43 яшьлек хатын баласы белән фатир арендалап торган. Бала мәетен бу хатынның фатирдан чыгу турындагы хәбәрне алган торак хуҗасы тапкан”, – дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Нәнинең гәүдәсе пакетка төрелгән булган. “Кече яшьтәгене үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Күп тә үтми мәрхүмә кызчыкның әнисен тапканнар.
“Оперативниклар җинаятькә кыз баланың 43 яшьлек әнисенең катнашлыгы барлыгын ачыклаган. Бала үлеменнән соң ул Башкортстан территориясенә качкан. Күрше төбәктә полицейскийлар аны тоткарладылар һәм тикшерү органнарына алып килделәр”, – дип хәбәр итте Ирина Волк.
Хатыннан сорау алганнар. Якын арада тикшерүчеләр аңа гаепләү карары чыгарачак һәм сак астына алуны таләп итәчәкләр.
Кыз баланың әнисе маникюр ясаучы булып эшләгән. Чиләбегә Учалыдан килгән. Бу фатирны тәүлекләп арендалаган. Хатынның якын туганнары булмаган: әнисе моннан 20 ел элек үлгән, әтисенең күптән икенче гаиләсе бар.
“Ул барысыннан да ничектер ерагайды. Миңа аралашасы килмәвен әйтте. – ди мәрхүмә баланың әнисенең ике туган апасы. – Мин аны соңгы тапкыр җәй көне күргән идем. Бу хәлдән чәчләр үрә торырлык, әлбәттә”.
Сабый мәете табылган фатирда якташыбыз бер айга якын яшәп киткән.
Чыганак: 74.RU
Бу хактагы хәбәрләр: Арендага алынган фатирдагы диван эчендә 5 яшьлек кызның үле гәүдәсен тапканнар
5 яшьлек кызын үтерүдә шикләнелгән хатын-кызны кулга алганнар