Хәвеф-хәтәр
4 Ноября 2025, 16:50

5 яшьлек кызын үтерүдә шикләнелгән хатын-кызны кулга алганнар

Чиләбедә 5 яшьлек кызын үтерүдә шикләнелгән хатын-кызны кулга алганнар, дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында.

5 яшьлек  кызын үтерүдә шикләнелгән хатын-кызны кулга алганнар5 яшьлек  кызын үтерүдә шикләнелгән хатын-кызны кулга алганнар
5 яшьлек кызын үтерүдә шикләнелгән хатын-кызны кулга алганнар

Эчке эшләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре 43 яшьлек ананың Башкортостан Республикасында булуын ачыклаган.

Анда аны Территориаль тикшерү бүлегенә китергәннәр. Шикләнелүчедән сорау алалар. "Кечкенәне үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Исегезгә төшерәбез, кичә Чиләбедәге фатир диванында кыйналган, тәннәре  кискәләнгән җәрәхәтләр белән биш яшьлек кызның гәүдәсен тапканнар.

РЕН ТВ белән сөйләшүдә күршедә яшәүче ир-ат сөйләгәнчә, шикләнелүче хуҗа хатынга яңа торакка күчү турында хәбәр иткән. "Үтергәнче, балалар йортына бирсен иде",- ди ул.

Чыганак: Рен ТВ каналы

Фото: видеодан скрин

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас