Җинаять һәм җәза
2 июнь 2025, 07:45

Вилдан Яруллинны СИЗОда калдырганнар

Аны 10 көн элек кулга алганнар иде.  

Башкортстанның  Югары суды бүген, 2 июньдә, Уфа Совет район судының “Башкортостан” Дәүләт концерт залы  директоры, республиканың халык артисты Вилдан Яруллинга сак астына алу чарасын сайлау турындагы карарын үзгәрешсез калдырды. Ул СИЗОда 4 июльгә кадәр калачак, дип хәбәр иткәннәр РБК Уфа басмасына  төбәк судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Яруллинны 24 майда кулга алганнар. Бу хакта 26 майда билгеле булды. Республиканың халык артисты “Башкортостан” Дәүләт концерт залы директоры вазифасында вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә. Халык артистына каршы  ике җинаять эше кузгатканнар һәм сак астына утыртканнар.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елдан алып 2022 елга кадәр концерт залы директоры, үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, кул астындагыларга законсыз рәвештә югары матди ярдәм түләү турында күрсәтмәләр биргән, бу акчаларның бер өлешен аңа тапшыруны таләп иткән. Алган акчаларны үз мәнфәгатендә тотынган. Сүз 200 мең сум тирәсе турында бара.

Моннан тыш, шикләнелүче, 2023 елның октябрендә сатып алулар үткәрү тәртибе турындагы законнарны бозып, “Геройлар вакыты” II Бөтенрусия ачык җыр конкурсы мәдәни-массакүләм чарасы өчен концерт мәйданчыгы әзерләү буенча хезмәтләр күрсәтүгә  конкурс процедураларын читләтеп, республика бюджетына 9,8 млн сумнан артык күләмдә зыян китереп, шәхси эшкуар белән суммасы 33 миллионнан артык булган килешү төзегән.

Вилдан Яруллин “Башкортостан” Дәүләт концерт залын 2019 елның июненнән җитәкли. Ул шулай ук Уфаның “Караван-Сарай” студиясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм Уфаның “Иремельбашресурс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өлешенә ия. Соңгы компания банкротлык процессында. Яруллин – "Кәрван-Сарай" төркеме солисты. 

Чыганак: ufa.rbc.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас