Барлык яңалыклар

Халык артисты Вилдан Ярулинны тоткарлаганнар

Ни сәбәпле икән?

Уфада “Башкортостан” Дәүләт концерт залы директоры, республиканың халык артисты Вилдан Яруллинны тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Уфа РБК чыганагы. Аны вазифа биләгәндә  вәкаләтләрен арттыруда шикләнәләр. Эшнең шартлары әлегә ачылмый, ләкин, чыганак сүзләренчә, ул “Башкортостан” ДКЗ эшчәнлеге белән бәйле.

Яруллинны кулга алу турында рәсми мәгълүматлар юк. Уфа РБК Тикшерү комитетына, Эчке эшләр министрлыгына һәм Башкортстан буенча Федераль хәвефсезлек хезмәте идарәсенә аңлатмалар сорап мөрәҗәгать иткән.

Вилдан Яруллин “Башкортостан” Дәүләт концерт залын 2019 елның июненнән җитәкли. Ул шулай ук Уфаның “Караван-Сарай” студиясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм Уфаның “Иремельбашресурс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өлешенә ия. Соңгы компания банкротлык процессында. Яруллин – "Кәрван-Сарай" төркеме солисты.

“Башкортостан" Дәүләт концерт залы 2010 елның мартында Уфада теркәлгән. Учредителе  – Башкортстанның Мәдәният министрлыгы. 

Чыганак: ufa.rbc.ru

Читайте нас