Җинаять һәм җәза
26 Май 2025, 19:21

"Башкортостан" концерт залы директорын ни өчен тоткарлаганнары билгеле

Күпләр бу хәлгә ышанмый...

Русия Федераль Хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсеннән.Русия Федераль Хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсеннән.
Фото:Русия Федераль Хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсеннән.

Кичә көндез “Башкортостан” Дәүләт концерт залы директоры, 57 яшьлек Вилдан Ярулинны кулга алулары турында язган идек. Ул вазифа вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Халык артистына каршы  ике җинаять эше кузгатканнар һәм сак астына утыртканнар.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елдан алып 2022 елга кадәр концерт залы директоры, үзенең хезмәт урыныннан файдаланып, кул астындагыларга законсыз рәвештә югары матди ярдәм түләү турында күрсәтмәләр биргән, бу акчаларның бер өлешен аңа тапшырырга таләп иткән. Алган акчаларны үз мәнфәгатендә тотынган. Сүз 200 мең сум тирәсе турында бара.

Моннан тыш, гаепләнүче, 2023 елның октябрендә сатып алулар үткәрү тәртибе турындагы законнарны бозып, “Геройлар вакыты” II Бөтенрусия ачык җыр конкурсы мәдәни-массакүләм чарасы өчен концерт мәйданчыгы әзерләү буенча хезмәтләр күрсәтүгә  конкурс процедураларын читләтеп, республика бюджетына 9,8 млн сумнан артык күләмдә зыян китереп, шәхси эшкуар белән суммасы 33 миллионнан артык булган килешү төзегән.

Бу фактлар Тикшерү комитеты хезмәткәрләре  һәм Федераль хәвефсезлек хезмәле оперативникларының бердәм эше барышында ачыкланган. Уфаның Совет район суды аны сак астына утырткан.

Фигурантның эш һәм яшәү урыны буенча тентүләр уздырылган, җинаять эшен тикшерү өчен мөһим булган предметлар һәм документлар алынган. Тикшерүчеләр  дәлилләр  җыюны дәвам итә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Читайте нас