Җәмгыять
11 июнь 2025, 03:23

Нефтекамада бала гомерен коткарып калган Данилны бүләкләгәннәр

Котлыйбыз!

Эльдар Валидов/vk.comЭльдар Валидов/vk.com
Фото:Эльдар Валидов/vk.com

Нефтекамада  2 яшьлек кыз баланы тәрәзәдән егылып төшкәндә тотып калган 15 яшьлек Данил Вәлитовны бүләкләгәннәр. Укучыны һәм аның әнисен шәһәр хакимиятенә чакырганнар.

“Данилны бүләкләдек. Ул 16нчы санлы мәктәптә укый һәм шундый яшьтән үк төрле очраклардан читтә калмыйча ярдәмгә килергә әзер. Кыю кылыгы һәм әти-әнисенә чын ир тәрбияләгәннәре аерым рәхмәт!” – дип язган мэр Эльдар Вәлидов үзенең социаль челтәрләрендә.

Исегезгә төшерәбез, Данил нәни кыз баланың өченче катның тәрәзә төбенә менүен күргән һәм егылып төшәргә мөмкин урынга йөгереп барган. Кыз бала чыннан да егылып төшкән, ә Данил аны тотып калган һәм шул рәвешле гомерен коткарган. Әле бала дәваханәдә, аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. 

Чыганак: bashinform.ru 

 

 

Эльдар Валидов/vk.com
Фото:Эльдар Валидов/vk.com
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас