Хәвеф-хәтәр
9 июнь 2025, 07:10

Тәрәзәдән егылып төшкән кыз бала ни хәлдә?

Бу хәл 5 июньдә булган иде. 

Ксения КалининаКсения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Нефтекамада өченче каттан егылып төшкән нәни кызчык – шәһәр дәваханәсендә табиблар күзәтүе астында. Сәламәтлек саклау министры Айрт Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә,  аның хәлен канәгатьләнерлек дип бәялиләр. Без бу хакта язган идек, 15 яшьлек малай кыз баланың тәрәзә төбенә менүен күргән дә,  сабый егылып төшәр урынга йөгереп барып, аны тотып калган һәм шул рәвешле гомерен коткарган.

Министр шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән яшүсмерләрнең үзләрен ничек хис итүләре турында да сөйләде. Тәтешле районында ике бала катнашлыгында коточкыч авария теркәлгән иде. Мотоциклчыларның берсе  авария урынында  ук үлгән, икенчесенең гомере өчен  табиблар көрәшә. Ул район хастаханәсендә  авыр хәлдә ята. Консультация өчен аңа нейрохирург, хирург һәм травматолог составында санитария авиациясе белгечләре барган.

Акъярда  да  бер юл-транспорт һәлакәте теркәлгән иде. Транспорт чаралары белән 14 һәм 15 яшьлек ике яшүсмер идарә иткән. Аларның кул-акялары сынган, һәм башка җәрәхәтләре дә бар. “Ашыгыч ярдәм"дә аларны шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Хәзер алар травматология бүлегендә канәгатьләнерлек хәлдә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас