

Кичә Нефтекамада 15 яшьлек малай кыюлык күрсәтмәгән булса, бу хәл фаҗига белән тәмамланган булыр иде.
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, ике яшьлек кыз, караучысыз калып, тәрәзә төбенә менгән һәм өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу вакытта аларның йортлары яныннан 16нчы санлы урта мәктәп укучысы Данил Вәлитов үтеп барган. Менә-менә егылырга торган баланы күреп, яшүсмер тәрәз турысына йөгергән һәм җиргә очып төшкән баланы каты бәрелүдән саклап калган, шуның белән сабыйны үлемнән коткарган.
Әлеге вакытта кыз табиблар күзәтүе астында. Аның әти-әнисенә РФ Җинаять кодексы (саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм хәвеф астында кую) һәм РФ КоАП (ата-ана бурычларын үтәмәү) маддәләре буенча рәсми кисәтү ясалган. Эш материаллары тикшерү органнарына алга таба тикшерү өчен тапшырылган.
Чыганак: Ufa_rb.️