Сишәмбе кичендә Уфаның Инорс бистәсендә “Киа Рио” руле артында исерек Владимир Сиротинның авария сәбәпле протокол төзеп маташкан инспектор һәм машиналар хуҗаларына барып менүе турында берничә тапкыр язган идек.
Кичә аны 4 февральгә кадәр тикшерү изоляторына утырту карарын кабул иттеләр. Барабанчы Сиротин “Честно говоря” журналисты белән әңгәмәсендә үз гаебен таныйм, дигән. Гаебен йолу өчен ул МХО зонасына китәргә ниятли. Бу карарны Владимир суд залында, аны тикшерү изоляторына утыртачакларын һәм җинаяте өчен 12 елга кадәр клония янавын белгәч, кабул иткән.
Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт фаҗигасе аркасында водитель хатын һәлак булды һәм ике кеше (шуның берсе – ДАИ инспекторы) җитди имгәнүләр алды.
Бу темага түбәндәге материаллар дөнья күрде:
Исерек водитель авариягә эләккән кешеләрне таптаган
Юлда кеше таптаган исерек музыкант үз гамәленә үкенгән