Кичә Уфаның Инорс бистәсендә төнлә коточкыч юл-транспорт һәлакәте ясаган барабанчыны чик кую чарасын сайлау өчен суд залына алып килгәч, үзенең кылыгына үкенгән. Исегезгә төшерәбез, авария нәтиҗәсендә берничә кеше (шул исәптә ДАИ инспекторы) каза күрде һәм бер хатын һәлак булды.
“Мәрхүмәнең гаиләсенең кайгысын уртаклашам. Мин кылган гамәлемә үкенәм, ялгышканмын. Алай эшләргә кирәкмәгән. Мин эчкән идем, кылган гамәлләремне белештермәдем. Мин хәтта юлда авария икәнлеген дә аңлап өлгермәдем, рөхсәт ителгән тизлек белән өйгә кайтып бара идем”, – дигән Владимир Сиротин.
Вакыйга болай булган. Юлда “Рено Логан” белән “Шкода Фабиа” катнашлыгында авария теркәлгән. Инспектор машиналарның водительләренә протокол төзеп маташкан. “Киа Рио”дагы музыкант “Шкода Фабиа” водителен бәрдергән һәм хатын шул вакытта узып баручы “Тойота” астына чыгып очкан. (Кызганычка каршы, ул соңрак дәваханәдә һәлак булган). Аннары Владимир Сиротин юл-патруль хезмәте инспекторын бәрдергән. Арытаба “Ниссан” автомобиленә бәрелеп, моңарчы авариягә эләккән “Рено”га килеп кергән. Каты бәрелү “Рено”ны янәшәдәге ике җәяүлегә (берсе – шул “Рено”ның водителе) чыгарып ыргыта. Икенче җәяүлене күптөрле тән җәрәхәтләре, шул исәптә умыртка сөяге һәм теш казнасы сынулар белән, дәваханәгә салганнар.
Хокук саклау органнары хезмәткәренең гомерен чак кына өзми калган Владимир Сиротинга 12 елга кадәр колония янарга мөмкин.
SHOT Telegram-каналы язуынча, Сиротинның анализларында 0,906 мг/л алкоголь ачыкланган. Якынча алганда бу 10 шешә сыра яисә бер шешә аракыга тиң.
P.S. Музыкантны ике айга — 2025 елның 4 февраленә кадәр – тикшерү изоляторына озатканнар. Уфаның Октябрь районы прокуратурасы позициясен исәпкә алып, суд 37 яшьлек ир-атка карата сак астына алу рәвешендә чик кую чарасын сайлады, дип хәбәр иттеләр БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru/ SHOT Telegram-каналы