Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 декабрь , 12:32

Исерек водитель авариягә эләккән кешеләрне таптаган

Уфаның Инорс бистәсендә теркәлгән  бу һәлакәттә бер хатын үлгән. 

БРның дәүләт автоинспекциясе  мәгълүматлары буенча кичә кичке сәгать уннар тирәсендә 37 яшьлек водитель,  “Киа Рио” машинасы руле артында Сельская Богородская урамы буйлап Ферин урамына ягына табан хәрәкәт иткән.

“Рено Логан” белән “Шкода Фабиа” катнашлыгында теркәлгән автомобиль авариясен урап узарга тырышып, ул каршы юл полосасына чыккан һәм “Ниссан Террано” машинасы белән бәрелешә. Каты бәрелешүдән соң машина  юлны бүлүче полосадагы инспектор, “Рено”, “Шкода” водительләре һәм эвакуатор торган урынга чыгып оча.

Авария нәтиҗәсендә “Шкода” пассажиры һәм юл-патруль хезмәте  инспекторын дәваханәгә алып китәләр. Кызганычка каршы, җитди имгәнүләр алган хатын һушына килмичә дәваханә реанимациясендә һәлак булган.

Ахырда “Киа” водителенең исерек булуы ачыкланган. Аны тоткарлаганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: