

Бүген иртән Подмосковьеның Балашиха шәһәрендә күп катлы йортта газ шартлавы турында язган идек.
Коткаручылар, җимерекләр астыннан өченче кат дәрәҗәсендә ярдәм сорап кычкырган 32 яшьлек Мария һәм аның 5 яшьлек кызы Софияне коткарырга теләп (алар өченче каттагы фатир өстенә төшкән плитәне күтәрергә теләгән), үзләре дә бишенче каттан ишелеп төшкән стена астында калган. Стена нәкъ хатын белән бала булган урынга туры килгән.
Ике коткаручыны дәваханәгә озатканнар. Кызганычка каршы, ике коткаручы, бетон стена астында калып, һәлак булган.
Һәлак булганнар – 42 яшьлек Магомед Нальгиев, коткару расчеты начальнигы һәм смена буенча җитәкче 36 яшьлек Олег Калмыков.
Магомед Нальгиев Назраньдә туган, Мәскәүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы академиясен тәмамлаган. Дзюдо белән шөгыльләнгән. Күпсанлы коткару операцияләрендә катнашкан. Магомедның хатыны тол калган.
Олег Калмыков тормышының мәгънәсе дип кешеләр коткаруны санаган. Шуңа һәрчак дежурга чыгарга әзер булган ул. Олегның хатыны, улы һәм кечкенә кызы калган.
Коткаручылар һәлак булгач, җимерекләрне барлауны туктатып торганнар. Чөнки стеналарның кабат ишелү куркынычы булган.
Бераздан коткаручылар янә җимерекләр арасыннан Мария белән Соняны эзләүгә керешкән. Хәбәрне язып бетүгә 32 яшьлек Мария Лопатинаның гәүдәсен тапканнар... Йортның дүртенче катында янгын чыккан. Коткаручылар аны сүндерә, дип яза иде Телеграм-каналлар.
Фаҗига нәтиҗәсендә барлыгы 6 кеше һәлак булган (шуларның икесе – коткаручылар), 10нан артык кеше каза күргән.
SHOT Telegram-каналы язуынча, кичә кич бу йортта яшәүчеләр подъезддагы газ исенә зарланган. Хәтта шалтыратып, газ хезмәтен чакыртканнар, әмма, имеш тә, беркем килмәгән һәм берни тикшермәгән. Шулай ук биредә яшәүчеләр сүзләренчә, 18 сентябрьдә, фаҗигагә ике көн кала, газ хезмәте подъездда ниндидер эшләр башкарган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.