

Подмосковьеның Балашиха шәһәрендә шартлау яңгыраган. SHOT Telegram-каналы язуынча, Октябрьская урамында Мәскәү вакыты буенча 9 катлы йортта 8.20 сәгатьтә газ шартлаган дип фаразлана. Вакыйга урынына махсус хезмәтләр килгән. Каза күрүчеләр бар. Шартлау нәтиҗәсендә ким дигәндә 10 фатирга зыян килгән. Коткаручылар җимерекләрне тикшерә.
Әлегә билгеле булуынча, газ дүртенче катта шартлаган (йортка газ кергән). Тулысынча өч фатир җимерелгән.
Чыганак язуынча, соңрак беренче каттагы фатирдан канга баткан ирне алып чыкканнар. Җимерекләрне тикшерү эше дәвам итә. Иң җитди җимерелүләр – өченче, дүртенче һәм бишенче катларда.
Йорт җимерекләре арасында бала да бар, дип хәбәр итә SHOT. Коткаручылар аны эзли.
Шартлау яңгыраган мизгелдә йортта яшәүчеләрнең күбесе йоклап яткан. Алар 8:20 сәгатьтә шартлауга охшаш тавыш ишеткән. Әлегә газ шартлаган дип фаразлыйлар.
Хәбәрне язып бетүгә коткаручыларның җимерекләр арасыннан ана белән баланы алып чыгулары билгеле булды. Аларны медиклар тикшерә. Шартлау эпицентры булган катларда өске плитәләр аскыларына ишелеп төшкән. Вакыйга урынына Балашиха башлыгы Сергей Юров килгән. Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.