

Подмосковьеның Балашиха шәһәрендә күп катлы йорт шартлавы турында язган идек. Бу сәгатькә билгеле булуынча, йорт хәрабәләре арасыннан дүрт кешене коткарганнар. Алар арасында бер бала бар. Әле ким дигәндә ике кешенең җимерекләр арасында булуы ихтимал.
Кызганычка каршы, вакыйганың корбаны да бар. Дүртенче каттагы (шартлау шул катта булган дип фаразлана) фатирда 38 яшьлек хатын кухняда иртәнге аш әзерләү белән мәшгуль булган. Аның өстенә бетон плитәләр ишелеп төшкән. Хатынның ире бу вакытта күрше бүлмәдә эшкә җыенган. Хатын шунда ук үлгән, ире әллә ни җәрәхәтләнмәгән, ул фатирдан үзаллы чыга алган.
Шартлау шулкадәр көчле булган ки, өченче, дүртенче, бишенче каттагы фатирлар тулысынча җимерелгән, күрше йорттагы тәрәзәләр ватылган. Югары катларның җимерелү хәвефе бар, диләр белгечләр.
Вакыйга урынын уратып алганнар. Эвакуацияләнгән кешеләр өчен вакытлыча урнашу пункты әзерлиләр.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.