

Нугай шоссесында граната шартлату белән янаган ир-ат СИЗО камерасында үз-үзенә кул салган. БР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Олег Галин бу хәл бүген булган, дип сөйләде. Тоткарланган кеше камерада берүзе утырган. Әлеге вакытта тикшерү бара.
Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткәр Илдар Б. 2 августта Уфа янындагы Нугай шоссесындагы заправка янында граната шартлату белән янады. Нугай поселогына кадәр хәрәкәт ябылган иде. Ул көнне коточкыч зур машиналар тыгыны барлыкка килде. Машиналар һәм җәмәгать транспорты водительләре маршрутларын үзгәртергә мәҗбүр булды. Вакыйга урынына махсус хезмәтләр җыелган иде.
Илдар вакыйга урынына килгән Радий Хәбиров белән сөйләшкәннән соң властьларга бирелде. Шартлаткычны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырдылар. Ир-атның хәрби частьны үз белдеге белән ташлап китүе һәм аңа карата җинаять эше кузгатылуы билгеле иде. Тикшерү вакытында аны Уфага кайтарганнар, ләкин соңыннан ул качкан.
11 августта БРның Иҗтимагый күзәтү комиссиясе Илдарны башкала тикшерү изоляторына барып күрде. Олег Галин сүзләренчә, кулга алынган кеше, махсус операциядә катнашучы буларак, мобилизациягә кадәр куелган онкология диагнозын ачыклар (кире кагар) өчен медицина экспертизасын узу мәсьәләсе белән комиссиягә мөрәҗәгать иткән.
Чыганак: bashinform.ru