

Бүген көндез Телеграм-каналларда Уфа читендәге Нугай шоссесында (Карпово авылы борылышыннан ерак түгел урнашкан “Лукойл” заправкасы тирәсендә) махсус хәрби операциядә катнашкан Илдар Б. граната шартлатырга тели, дип яздылар.
Ир үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашкан. Әмма частьтан качкан, аңа каршы җинаять эше кузгатканнар. Бүген хокук саклау органнары хезмәткәрләре психитрия экспертизасына алып барганда, ул качкан.
Җинаять эшен япмасагыз, граната шартлатам дип янаган элекке хәрби Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашып, сөйләшүне таләп итте.
Күп тә үтми Радий Хәбиров вакыйга урынына килеп җитте. Шартлатам дип янаган солдат белән сөйләшү нәтиҗәсендә, Радий Хәбиров аны кулындагы гранатасын властьларга тапшырырга күндерде.
Дезертир хокук саклау органнарына бирелгән. Шартлаткычны росгвардиячеләргә тапшырганнар.
“Төбәк Башлыгының бу кылыгын төрлечә бәяләргә була (имеш, алай ярамый, ул бит республика Башлыгы һәм гомерен хәвеф астына куярга хокукы юк, һ.б., һ.б.) Ләкин минемчә, бу – чын Лидер һәм, әлбәттә, үзенә ышанып тапшырылган территориянең иминлеге өчен җавап бирүче ИР-АТ кылыгы”, – дип язылган Мир сегодня с “Юрий Подоляка” Телеграм-каналында.