Хәвеф-хәтәр
3 август 2023, 16:19

Граната шартлатам дип янаучы турында ниләр билгеле?

Кичә чәчләр үрә торырлык хәл булды. 

Кичә, 2 августта, граната белән коралланган ир,  таләпләре үтәлмәгән очракта, аны шартлату белән янавын язып чыккан идек. Вакыйга урынын махсус хезмәтләр, хокук саклау органнары уратып алды. Бәхеткә, бар да әйбәт тәмамланды, каза күрүчеләр теркәлмәде. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы белән әңгәмә вакытында билгеле адвокат Роман Петров  бу хәлнең ихтимал сәбәпләре һәм бар республикага “даны” таралган ир белән суд бинасы бусагасында очрашуын сөйләде.

Адвокат сүзләренчә, 1 августта ул бу ирне Русия Тикшерү комитетының Уфа гарнизоны буенча хәрби-тикшерү  бүлегендә күргән.

Мин клиентым белән тышта тикшерү башлануын көтеп тора идем. Шунда без камуфляж  киемендәге  хезмәткәрнең әлеге тынычсыз ирне озата килүен күрдек. Клиентым аның исеме Илдар икәнлеген  һәм алар бергә Алкино казармасында булуларын сөйләде. Шуны да өстим, частьны үзаллы калдырып китүдә  шикләнелүчеләрнең барысын да тикшерү һәм суд хөкеме чыгарганчыга кадәр Алкинодагы хәрби частька озаталар, – ди Роман Петров. – Илдар үзен ямьсез тотты, дорфа, эре генә сөйләште”.

Адвокат сүзләренчә, күп тә үтми Илдар янына документлар тотып тикшерүче килгән. Алар шулай ук киеренке тонда сөйләшкән.  

Илдар тикшерүчегә  кычкыргандай итте: “Бу бит кешечә түгел, гадел түгел, нәрсә эшләвегез бу!” Тикшерүче аңа тыныч кына мин үз эшемне закон кысаларында эшлим, дип җаваплады, Илдарга тынычланырга киңәш итте. Әмма Илдар аңа  болай диде, сүзмә-сүз кабатлыйм: “Син үкенәчәксең, син дә, сез барыгыз да, күрерсез әле менә. Иртәгә үк. Дөньяда бар да үзара бәйләнгән”, – дип өстәде Роман Петров.

39 яшьлек Илдар – Октябрьскийдан. Аның гаиләсе, балалары бар. Туганнары һәм танышлары, дуслары Илдар турында бары тик уңай яктан гына сөйли. Ул намуслы, акыллы һәм тәртипле,  үтә дә гадел. Хәрби хезмәткә киткәнче Илдар металл конструкцияләре белән шөгыльләнүче фирмада эшләгән.  

Әлегә билгеле булуынча, Илдар үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән, анда, версияләрнең берсе буенча, командование белән низаг чыккан, шул сәбәпле ул Алкинога эләккән. Иргә карата дезертирлык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. 2 августта аны суд-психиатрия экспертизасына алып киткәннәр. Анда барышлый ул кача алган.

Кичә Нугай шоссесында җинаять эшен япмасагыз, граната шартлатам дип янап, ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашып, сөйләшүне таләп итте.

Күп тә үтми Радий Хәбиров вакыйга урынына килеп җитте. Шартлатам дип  янаган солдат белән сөйләшү нәтиҗәсендә, Радий Хәбиров аны кулындагы гранатасын властьларга тапшырырга күндерде.
Дезертир хокук саклау органнарына бирелгән. Шартлаткычны росгвардиячеләргә тапшырганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас