Хәвеф-хәтәр
6 июнь 2023, 16:10

“Мистер Сидр” корбаннары арта

Кызганыч, бик кызганыч...

YouTube-тагы “Мистер Сидр” эчемлеге белән массакүләм агулану турында видерепортаждан стоп-кадрYouTube-тагы “Мистер Сидр” эчемлеге белән массакүләм агулану турында видерепортаждан стоп-кадр
Фото:YouTube-тагы “Мистер Сидр” эчемлеге белән массакүләм агулану турында видерепортаждан стоп-кадр

Шушы көннәрдә Идел буе федераль округында  сидр (алмадан ясалган аз алкогольле эчемлек)  эчеп агуланып үлү очраклары турында билгеле булды.  Бу хакта без берничә тапкыр язып чыктык. Бүгенгә сидр корбаннарының  саны 28 кешегә җитүе билгеле.  Кайсыбер чыганакларда бу сан 30га җиткән. 

Соңгы хәбәрләргә килгәндә, Ульяновск өлкәсендә – 8, Самарада – 7, Түбәнге Новгородта – 2, Удмуртиядә 1 кеше бу эчемлектән агуланып үлгән. Ижевскида 20 яшьлек көллият студенты дәваханәгә эләгеп, икенче көнне үлгән. 34 яшьлек хатын “Кайф” кафесында литр ярым сидр эчкән һәм комага киткән. Вафат булучыларга метанол белән кискен агулану диагнозы куелган.

Түбәнге Новгород өлкәсенең Богородск шәһәрендә фатирларында 50 яшьлек ир белән аның 47 яшьлек хатынын тапканнар. “Мистер сидр”дан соң хатын инфаркт кичергән. Төбәктә тагын ике кеше гомере өчен табиблар көрәшүне дәвам итә. 32 яшьлек хатын алкоголь белән агуланып авыр хәлдә ята, 33 яшьлек ир – комада. Үлүчеләр дә, каза күрүчеләр дә “Кружка” кибетләр челтәрендә сидр сатып алган булган. Анда сидр тутырылган 50 кег (50 литрлы махсус савытлар) тартып алынган инде. Барлык продукция ЕГАИС (Единая государственная автоматизированная информационная система учета объема производства и оборота этилового спирта, алкогольной и спиртосодержащей продукции) системасында теркәлмәгән булган.

Үлемечле “Мистер сидр” бүгенге  Владимир, Чиләбе, Пенза өлкәләрендә һәм Мордовиядә табылган. Сату нокталары буенча рейдлар дәвам итә. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 





Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас