

Башкортстан кибетләрендә “Мистер Сидр” эчемлеге сатыламы-юкмы икәнлеген тикшерә башлыйлар.
Чөнки бу сыра эчемлеген эчкәннән соң Удмуртиядә, Ульяновск, Самара һәм Нижегород өлкәләрендә барлыгы 2 дистә кешенең гомере өзелде, 3 дистәдән артыгының сәламәтлегенә зыян килде. Агуланучылар арасында Ульяновск өлкәсеннән 16 яшьлек кыз да бар. Ул әлеге сыра эчемлеген апасы белән кулланган. Бүген кыз реанимациядә авыр хәлдә ята.
Агуланган кешеләрнең барысында да бер үк билгеләр: косасы килү, тән тиресе агару һәм күз астында “капчыклар” барлыкка килү.
Хәвефле эчемлекне Самара заводында җитештергәннәр. Предприятие хуҗасы кулга алынган. Әйтүләренчә, сидр составында метанол табылган. Бу техник спирт нык агулы, әмма тәме һәм исе буенча аны эчәргә яраклысыннан аерып булмый. Кеше өчен үлемечле доза – 15 мл метанол. Билгеләре шунда ук барлыкка килми, диләр белгечләр.
Бәхеткә, безнең республикада әлеге эчемлектән зыян күрүчеләр теркәлмәгән. Шулай да мондый куркыныч хәлләрдән соң Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе кибетләрдә тикшерү үткәрә башлый.
“Әгәр әлеге продукцияне сатуларын күрсәгез, 8(347)229-90-76 номерына хәбәр итегез. “Мистер сидр” сыра эчемлеген кулланмаска чакырабыз”, – диләр ведомство хезмәткәрләре.