Хәвеф-хәтәр
5 июнь 2023, 14:15

16 кеше сидр эчеп үлгән

Бу эчемлекне эчеп караганыгыз бармы?

gubdaily.rugubdaily.ru
Фото:gubdaily.ru

Бүген телеграм-каналларда Ульяновск өлкәсендә алты кешенең сидр (алмадан ясалган алкогольле эчемлек) эчеп агуланып үлүе турындагы хәбәрләр таралды. Аларның барысы да “Мистер Сидр” дигән эчемлекне эчкән. Соңрак Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских әлеге эчемлек корбаннары саны уналты (!) кешегә җитүен хәбәр итте.

Губернатор сүзләренчә, төбәктә барлыгы 35 кеше агуланган. 25 кеше – Димитровградта, тугыз  кеше  – Ульяновскида, бер кеше – Яңа Малыклада. 19 кеше  – дәваханәләрдә. Аларның гомерләре өчен табиблар көрәшә.

Русских сүзләренчә, агуланучылар арасында 16 яшьлек кыз да бар. 

Полиция кибетләргә рейдлар оештырып  "Мистер Сидр"ның 30 литрлы йөзгә якын шешәсен тартып алган. Сидр  Самара янындагы Винтай бистәсендәге заводта җитештерелгән. "Ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Агуланган барлык кешеләрдә табиблар "көзән җыеру синдромы һәм билгесез матдәнең токсик тәэсире" диагнозы куйганнар.

“Мистер Сидр” эчемлеге составында 4,7% алкоголь бар, ул Ульяновск өлкәсендә Beer Hounds һәм “Территория пива" кибетләрендә сатыла. Эчемлекне "Андижанское" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм шәхси эшкуар Гусейнов җибәргән. Җәмгыятьнең оештыручысы –   32 яшьлек Анар Гусейнов тоткарланган. Алар белән хәзер көч хезмәткәрләре эшли. Сидр сату белән шөгыльләнгән тагын ике менеджерны эзлиләр. 

Моңа кадәр билгеле булуынча, сидр белән агулану аркасында шулай ук Самара өлкәсенең Новокуйбышевск шәһәрендә яшәүче ике хатын-кыз вафат булган. Җинаять эше кузгатылган. Мәрхүмәләр җирле кибеттән алкоголь сатып алганнар, дип сөйлиләр. Алкогольле эчемлек Самараның Красноглин районы предприятиесендә җитештерелгән. Хәзер анда тикшерүчеләр эшли.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас