Җинаять һәм җәза
12 Декабря 2024, 12:50

Уфада билгеле косметолог Лия Мифтаховага карата җинаять эше ачканнар

Нәрсә өчен? 

"Честный репортаж" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот."Честный репортаж" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:"Честный репортаж" Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Аңа чик кую чарасы сайлыйлар. Башкаланың Совет район судында күпләр өчен таныш булган косметолог Лия Мифтахова эше буенча тыңлаулар бара. Тикшерү версиясе буенча, ул лицензиясез эшләгән һәм бер клиент ханымның сәламәтлегенә җитди  зыян салган.

Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан һәм Мифтаховага гаепләү белдергән. Тикшерүчеләр судтан Мифтахованы сак астына алуларын сорый.

Исегезгә төшерәбез,  җырчы Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдракипов быел август ахырында  нәкъ югарыда язган Лия Мифтаховага өйләнгән иде. Бер ай узуга алар аерылды. Илгиз белән Лияның  никахының  рәсми булмаганлыгы ачыкланды.

Чыганак: "Честно говоря" Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас