Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдракипов яңа гаилә корган. Аларның туенда Татарстаннан җырчылар Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновлар да кунак булган, дип яза Интертат.
«Бик якын дустыбызның барыбыз да зарыгып көткән туе булачак», – дип хәбәр итә Рамил бу яңалыкны социаль челтәрдә. Аннары кияү һәм кәләш белән бергә төшкән фото да урнаштырды. «Ел туе. Илгиз*Лия. 28.08.2024» дип язган ул бу фотога.
Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапканнан соң өзлегүдән 2016 елның 26 гыйнварында вафат булды. Күпләрнең хәтерендә ул мәңгелек хит «Туган як», «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Бәхетебез бикле ятмасын» җырлары белән калды.
Туй видеосын монда кереп карый аласыз.