Барлык яңалыклар

Илгиз Абдракиповның туе шоу булган...

Концертлар оештыручы Илгиз Абдракипов өчен барыбыз да ихлас сөенгән идек. 

Илгиз Абдракиповның шушы арада өйләнүен һәм күп тә үтми аерылуы турында язган идек. Татарстанның билгеле порталы аның кәләше Лия Мифтаховадан бу уңайдан  интервью алган.

-Лия Даниловна, Илгиз Абдракипов, туй узып 1 ай үтүгә сезнең аерылышуыгыp турында сөйләде. Ә сез «без рәсми рәвештә өйләнешмәдек» дип белдерәсез. Андый очракта мондый матур туй, ак күлмәк, кунаклар нәрсәгә кирәк булды?

-Әйе, әлеге шоу-программа «туй» дип аталды. Ул минем әлеге шоуда катнашуымны үтенде. Ләкин ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясамады. Шуңа күрә безнең рәсми аерылышуыбыз да булмады. Бу – бары тик 2 зур кешенең юллары аерылу гына.

Мин аның белән 1 ай яшәдем, үземә тәкъдим ясавын көттем. Ләкин ул үз өстенә җаваплылык – ир-ат буларак хатыны өчен җаваплылык алырга теләмәү сәбәпле, аның сөяркәсе ролендә яшәргә теләмәдем, әйберләремне җыйдым да китеп бардым.

Аның йортында барлык эшләрдә дә ярдәм итеп торучы яшь хуҗабикә бар. Миңа анда нәрсә калган?

-Сез ЗАГСка барып язылышмадыгыз, бары тик туй гына уздырдыгыз булып чыга, әйеме?

-Без никахта яшәдек. Өч тапкыр «талак» дип әйтсәләр, никахта яшәгән ир белән хатын аерылыша. Һәм никах документаль рәвештә теркәлми. Бу – бары тик cүзләрдә генә 2 кешенең бергә яшәргә ризалык бирүе. Ул кешегә җаваплылык өстәми. Никахтан соң кешеләрнең юллары аерыла, ләкин алар аерылышмый. Рәсми язылышканнан соң гына аерылышып була. Ә безнең очракта ул булмады. Илгиз бары тик миңа «аерылыштык» дип яла ягарга гына тырышты.

Мин бит аны, кияүгә чыгарга тәкъдим ясар дип, 1 ай көттем, ләкин көтеп җиткерә алмадым. Шуңа да «болай яши алмыйм» дип китеп бардым, сөяркә булып гомер итәсем килмәде. Кеше үз өстенә җаваплылык ала алмады.

-Ә сез бу туйны уздырырга ничек ризалык бирдегез?

-Ул миннән туй уздыруыбызны сорады. Күрәсең, күп еллар күләгәдә утырганнан соң, продюсер буларак, аңа пиар кирәк булгандыр. Туебызда кем генә юк иде. Шәхсән миңа, боларның берсе дә кирәк түгел иде. Мин – табиб-косметолог, миңа андый пиар нәрсәгә? Мин инде бу өлкәдә белгеч, һәм миңа популярлык кирәк түгел. Ул сораганга ризалаштым инде. Һәм, 1 ай эчендә дә берни дә үзгәрмәячәген күреп, китеп бардым. Аны үгетләп утыра алмыйм бит.

-Ул сезгә «туйдан соң язылышабыз» дип вәгъдәләр бирдеме?

-Сөйләшүләр булды. Әмма ир-ат үз өстенә җаваплылык алырга тиеш. Бу сөйләшүләрнең инициаторы мин түгел, ул булырга тиеш иде. Никахлашырга ул тәкъдим итте бит. Мин бит бәләкәй бала түгел, 20 ел ир хатыны булып яшәдем һәм рәсми өйләнешүнең нәрсә икәнен аңлыйм. Теләгән вакытында куып җибәрә ала торган сөяркә булып яши алмыйм бит инде. Миңа андый роль кызык түгел. Мин киләчәк турында хыялланучы 2 олы кеше арасында була торган, нормаль, лаеклы мөнәсәбәтләр теләдем. Ә биредә нинди киләчәк турында сүз була ала? Законсыз уртак балалар табарга, уртак йорт салыргамы? Юк! Без никах укыттык, дип, миңа, бушлай хезмәтче кебек, өй җыештырырга, ашарга пешерергә, йорт эшләре белән шөгыльләнергә, шуңа өстәп, эшкә дә йөрергәме? Андый кеше Илгизнең йортында болай да бар.

Туйны ул оештырды, барлык бүләкләрне үзенә алды. Ә мин монда кем соң? Мин бу туйда кияүгә чыгарга тәкъдим ясалмаган килеш кенә катнаштым. 

Автор: Гөлназ Хәбибуллина. 

 

Читайте нас: