Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 сентябрь 2024, 10:33

Кеше йөрәген ашаган ирне дәвалауга җибәрәчәкләр

Коточкыч җинаять турында март аенда билгеле булды. 

Mash Batash Телеграм-каналы.
Фото:Mash Batash Телеграм-каналы. 

Куергазы районында пенсионерны үтереп, аның йөрәген ашаган Эркинжонны мәҗбүри дәвалауга җибәрәчәкләр.

Без бу хакта яз көне язган идек. Эркинжон пенсионерны балта белән үтереп, пычак белән аның йөрәген кисеп алган. Ахырда кисеп алынган йөрәкне  ашый-ашый,  тукталышка табан  атлаган. Ашап бетмәгән әгъза кисәген ул җирләү үтенече белән узгынчы әбигә биргән.

Тикшерүчеләргә ир үтерү сәбәбен үзенең йөрәген дәвалар өчен  иблис белән килешү  төзүе белән аңлаткан. Ә “иблис аңа  үтерелгән кеше оҗмахка эләксен өчен, аның белән элегрәк килешү төзегән кешене үтерергә боерган”.

Ул вакытта Эркинжонны кибеттә җәнҗал чыгарганы өчен тоткарлаганнар иде, бары тик спецприемникта ул ритуаль үтерү  кылганын сөйләп биргән. Каннибалның малае соңрак әтисенең бөтенләй эчмәвен, ә әнисе улымны наркотиклар харап итте дип сөйләгән. 

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: