Кеше йөрәген ашаган каннибалны кибеттә тоткарлаганнар. Анда ул сатучылар белән эләгешеп киткән. Алар полиция чакырган.⠀
Эркинжон олы яшьтәге кешене үтергәннән соң, аның йөрәген кисеп алып, ашый-ашый кибеткә эчәргә алырга киткән. Бу коточкыч хәл турында монда язган идек.
Җинаятьченең түләргә акчасы җитмәгәч, кибеттә тавыш чыккан. Сатучыларга акыра-җикерә башлаган, шуннан алар полиция хезмәткәрләрен чакырырга туры килгән. Ир каршылык күрсәтеп, чыгып йөгерергә тырышкан, ләкин аның кулларын богаулаганнар. ⠀
Эркинжонны алты тәүлеккә япканнар. Өченче көнгә ул пенсионерны үтерүен сөйләгән.
Билгеле булганча, каннибалның гаиләсе бар, әмма аерым яшиләр. Үзе беркайда да исәптә тормый.