Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
5 март 2024, 15:56

Корбанын башта үтергән, аннары йөрәген ашаган

Бу коточкыч хәл Куергазы районында теркәлгән. 

Ксения Калинина
Фото:Ксения Калинина

Куергазы районында коточкыч җинаять теркәлгән. Анда йөрәге кисеп алынган мәетне тапканнар.   “Вести Башкортостан”, хокук саклау органнарындагы чыганагына таянып,  хәбәр итүенчә, җинаятьче үзенең корбанын балта белән чабып үтергән, соңыннан пычак белән  аның йөрәген кисеп алган. Җинаятен кылгач, ул, кисеп алынган йөрәкне  ашый-ашый,  тукталышка табан  атлаган. Ашап бетмәгән әгъза кисәген ул җирләү үтенече белән узгынчы әбигә биргән.

Тикшерүчеләргә ир үтерү сәбәбен үзенең йөрәген дәвалар өчен  иблис белән килешү  төзүе белән аңлаткан. Ә “иблис аңа  үтерелгән кеше оҗмахка эләксен өчен, аның белән элегрәк килешү төзегән кешене үтерергә боерган”.

 “Үтерү” маддәсе буенча  җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә. Җинаятьче әле Тикшерү изоляторында.  

Куергазы районында теркәлгән үтерү турында без бүген язган идек.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: