Куергазы районында 47 яшьлек ир таныш булмаган кешене үтергәне өчен тикшерү изоляторына эләккән.
БР буенча Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, 26 февраль көнне гаепләнүче ир хәмер эчкән дә моңа кадәр таныш булмаган 65 яшьлек пенсионер йортына килгән. Бер сәбәпсез ул аның башына 3 атпкыр балта белән суккан. Үтерүдән соң җинаятьче азык-төдек кибетенә ашыккан. Анда ул тагын хәмер эчкән, әмма алкоголь өчен түләргә акчасы булмаган. Шуңа аны полицейскийлар берничә тәүлеккә тоткарлаган. Өченче көн үтүгә ул кеше үтерүен сөйләп биргән.
“Бүгенге көндә аның белән беренчел тикшерү гамәлләре үткәрелгән, суд экспертизалары билгеләнгән, тикшерү вакытына аңа сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы кабул ителгән”, – диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.
Чыганак: bashinform.ru