Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 апрель , 20:54

Укучы кызны көчләүчедән коткарган хатынның шәхесе билгеле

Ярый  әле  тирә-якта шундый битараф булмаган кешеләр бар. 

Альберт Маликовның социаль челтәрләреннән.
Фото:Альберт Маликовның социаль челтәрләреннән.

Уфада Интернациональ урамдагы йорт подъездында укучы кызны аңа һөҗүм иткән  ирдән коткарган хатынның шәхесе билгеле. Ул – 86нчы санлы гимназия директоры Светлана Михеева. Бу хәл кичә кич башкаланың Черниковка бистәсендә теркәлгән.

Кыз бала подъездга кергән, аның артыннан бер ир-ат ияргән. Подъезд ишеге ябылу белән укучы кызның ачыргаланып кычкырган тавышлары ишетелгән. Тәүгеләрдән булып шул тирәдән узып баручы Светлана Михеева ярдәмгән ашыккан. Ханым подъездга йөгереп кергәч,  ир куркып качкан.  Ул гына  түгел,  педагог аны куып басып,  йөзен видеога төшергән,  артыннан берникадәр вакыт барган. Нәкъ ханымның видеога төшерүе полицейскийларга кайнар эзләр буенча  ирнең шәхесен  ачыкларга һәм тоткарларга булышкан. Ул –  моңа кадәр хөкем ителгән 1972 елгы яшәр урыны булмаган ир. Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы  социаль челтәрләрендә язуынча,  86нчы санлы гимназияне менә инде 10 ел чамасы җитәкләгән ханым үзенең кылыгын бер дә геройларча дип санамый.  

“Ул үз эше профессионалы гына түгел, ә бик җаваплы һәм фидикарь кеше дә. Бернинди герой кылыгы кылмадым, балага хәвеф янавын күргән һәр өлкән яшьтәге кеше эшләргә тиешне эшләдем, дип әйтә”, – дип язган район хакимияте башлыгы.

Исегезгә төшерәбез,  кичә кич Черниковка бистәсендә бер ир башта күп катлы йорт подъездында 11 яшьлек укучы кызга бәйләнгән. Югарыда язган гимназия директоры аны куркыткач, ир качкан. Соңыннан ул бер хатынга һөҗүм итмәкче булган. Әмма ул актив каршылык күрсәткән. 

Кечкенә кызга һәм хатын-кызга һөҗүм итү факты буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр БР буенча Тикшерү комитетына. Ир көчләүгә омтылу һәм балигъ булмаган балага карата көчләүгә омтылуда гаепләнә.

  Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: