Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 апрель , 10:56

11 яшьлек кыз балага бәйләнгән ирне кулга алганнар

Социаль челтәрләрдән.
Фото:Социаль челтәрләрдән.

Бу хакта бүген иртән язган идек. Кыз балага  һөҗүм итүдә шикләнелгән ирне Уфада тоткарлаганнар.  Җинаять укучы кыз өенә кайтып барганда йорт подъездында  кылынган. Ир-атка – 52 яшь. Аның яшәр урыны юк, моңа кадәр ул хөкем ителгән.

11 яшьлек кызга һөҗүм иткәннәр дигән хәбәр  таралу белән полиция шунда ук Интернациональ урамына килгән. Шаһитларны тапканнар, күзәтү камералары видеоларын тикшергәннәр, ирнең кем икәнлеген ачыклаганнар һәм бүген иртә белән аны  башкаланың Волгоград урамында  кулга алганнар. Әле ул – полиция бүлегендә, балага бәйләнүен танып, күрсәтмәләр биргән. 

Чыганак: Mash Batash

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: