Кичә Уфа Телеграм-каналларында билгесез ир-атның укучы кыз һәм бер хатын артыннан йорт подъездына кергән видеоязмалар таралды. Күп тә үтми подъездлардан ачыргаланып кычкырган тавышлар ишетелә. Ә ир йортлардан чыгып кача. Бу хәлләр Интернациональ һәм Плеханов урамнарында теркәлгән.
Беренче очракта ирне биредә яшәүче хатын куркыта, соңыннан ул хатын, аны ирне куып басып, йөзен видеога төшереп ала (үзе курыкмаган да! – Авт.) Шаһитлар сүзләренчә, ярты сәгатьтән бу ир кылыгын кабатлаган: аның корбаны подъездда кычкырып җибәргән, ә ир тагын чыгып качкан.
Әлеге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу ирне эзли. Эчке эшләр министрлыгы һәм Тикшерү комитеты да бу мәсьәләгә ачыклык керткәч, бу хакта язарбыз.
Чыганак: bashinform.ru