БР буенча ЮХХДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов ведомствоның бүген узган йомгаклау матбугат конференциясендә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин катнашлыгындагы юл һәлакәтенә карата комментарий бирде. Бүгенге көндә тикшерүчеләр бу автоаварияне тикшерү белән шөгыльләнә.
“Мин тикшерүчеләр өчен комментарийлар бирмим. Авыр тән җәрәхәтләре, һәлак булучылар теркәлгән юл аварияләре теләсә нинди очракта тикшерүчеләргә тапшырыла. Безнең максат авария урынына тиз арада барып җитеп, дәлилләр югалмавын, таләп ителгән очракта беренче ярдәмне күрсәтүне тәэмин итү иде. Бу эш Тикшерү комитеты карамагында. Каза күрүчеләрнең исән-сау булуын беләм, һәлак булучыларга килгәндә – монда комментарийлар артык”, – диде БР буенча ЮХХДИ начальнигы.
Моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин социаль челтәрләрдә авариягә турында язып чыккан иде.
“29 декабрьдә ике кеше гомерен өзгән фаҗига теркәлде. Кызганычка каршы, аварияләрдән беркем дә сакланмаган. Теләсә нинди моментта бу һәркем белән булырга мөмкин. Тагын бер тапкыр һәлак булганнарның гаиләләренең авыр кайгыларын уртаклашам. Аларга ярдәм итеп, булышып торачакмын”, – дип язган министр.
Без бу хакта язган идек. Сәламәтлек саклау министрын дәваханәгә алып киткәннәр иде. Бераздан аңа Мәскәүдә операция ясадылар.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел бәйрәме алдыннан министр водителе белән Караидел районында юл һәлакәтенә эләккән иде. Бәрелешкән машинада ике кеше һәлак булды. Водитель, җитәкче үзе һәм Рәхмәтуллинның тагын бер ниндидер ярдәмчесе зыян күргән иде.
Чыганак: bashonform.ru