Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 декабрь 2023, 14:27

Министр һәм аның водителе ни хәлдә?

Алар кичә авариягә эләккән иде.

gorobzor.ru
gorobzor.ru

Кичә, 29 декабрьдә, БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин һәм аның водителе юл авариясенә эләгеп, икесен дә дәваханәгә алып киткән иделәр. Әле алар Куватов исемендәге республика дәваханәсендә, дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

“Табиблар аларның хәлен тотрыклы дип бәяли. Аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә”, – диләр.

Исегезгә төшерәбез: кичә Караидел районында дүрт автомобиль катнашлыгында авария булды. Министр “Тойота Камри” эш машинасында булган.

Кызганычка каршы, юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше үлгән, тагын өч кешене дәваханәләргә озатканнар. Җәрәхәтләр алучылар арасында Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин да булган. Ул республиканың төньяк-көнчыгышы буйлап эш сәфәреннән Уфага кайтып килгән.

Рәхмәтуллинның умрау сөяге сынган, баш мие җәрәхәтләнгән. Бу хакта без тулырак язган идек.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: