

Караидел районында дүрт машина катнашлыгындагы авариядә БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин каза күргән. Ведомство җитәкчесе “Тойота Камри” эш машинасында булган.
“Кызганычка каршы, юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше үлгән, тагын өч кеше дәваханәләргә озатылган. Аларның барысына да ярдәм күрсәтелә. Җәрәхәтләнүчеләр арасында БР Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин да бар. Ул республиканың төньк-көнчыгышы буйлап эш сәфәреннән Уфага кайтып килгән”, – диләр бу хакта ведомствода.
Рәхмәтуллинны урындагы дәваханәгә алып китүләре билгеле. Аңа умрау сөяге сынган, баш мие җәрәхәте диагнозлары куелган.
Авария турында түбәндәгеләр билгеле: Яугилде авылы янында Бөре – Тастүбә – Сатка юлының 66нчы километрында “Лада Ларгус”, “Лада Гранта”, “Тойота Камри” һәм “Тойота Королла” машиналары бәрелешкән. Ике кеше һәлак булган, өч кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Айрат Рәхмәтуллинны санавиация вертолеты белән Уфага алып килгәннәр. Ул үз аңында нейрохирургия бүлегендә. SHOT Telegram-каналы язуынча, медиклар шулай ук Уфага чиновникның водителен алып килгән. Ул бик авыр хәлдә, ди.
Чыганак: bashinform.ru // SHOT Telegram-каналы.